Исполняющим обязанности Председателя ММОО «Лига студентов г. Нижнекамска» стал наш студент! / Көллиятебез  студенты Райнур Әхмәтшин «Түбән Кама шәһәре студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

Студент нашего колледжа Райнур Ахметшин назначен Исполняющим обязанности Председателя ММОО «Лига студентов г. Нижнекамска»

Райнур с 16 сентября 2021 года был Председателем студенческого совета ГАПОУ «Нижнекамский педагогический колледж». За этот период студенческий совет обновил свой состав и одержал победу в различных конкурсах, во многом благодаря новому председателю.

Мы благодарим Ахметшина Райнура за плодотворную работу, за высокие, профессиональные знания – всё это позволило достичь блестящих, высокоэффективных результатов в решении сложных задач!

«Председатель — это студент, который день и ночь болеет за студенчество колледжа, города и республики», — сказал Райнур Ахметшин, и с этим трудно не согласиться! Именно Председатели представительств Лиги студентов поддерживают студенчество Республики на высшем уровне, сохраняя его уникальность.

 Студенчество меняется с каждым днём, создавая новые и интересные идеи для реализации больших проектов. Так что, Райнур, создавай, твори и развивайся, чтобы идти вперёд только с высокими целями и крутыми идеями.

 

Көллиятебез  студенты Райнур Әхмәтшин «Түбән Кама шәһәре студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Райнур 2021 елның 16 сентябреннән Түбән Кама педагогика көллиятенең студентлар советы рәисе итеп сайланган иде. Бу чорда студентлар советы үз составын яңартты һәм төрле конкурсларда җиңү яулап, югары нәтиҗәләргә иреште.

Без Райнур Әхмәтшинга нәтиҗәле хезмәте, төпле белемнәре өчен рәхмәт белдерәбез – болар барысы да катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә искиткеч югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде!

«Студентлар советы рәисе – ул көллият, шәһәр һәм республика студентлары өчен көн-төн җан атучы студент»,–  диде Райнур Әхмәтшин, һәм моның белән килешми мөмкин түгел. Нәкъ менә Студентлар лигасы вәкиллекләре рәисләре лиганың уникальлеген саклап калуга зур өлеш кертәләр, республика студентларына бар яктан да ярдәм итәләр.

Студентлар тормышы көннән-көн үзгәрә, зур проектларны тормышка ашыру өчен яңа һәм кызыклы идеяләр тудырылып тора.   Бу җаваплы вазыйфасында Райнурга уңышлар телибез! Югары максатлар һәм текә идеяләр белән генә алга бару өчен иҗат ит һәм үсеш ал!