Көллият тарихы

Түбән Кама педагогия көллиятенә – 40 ел

2021 елда үзенең 55 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнеп яткан химиклар шәһәренең иң беренче төзелгән йортлары арасында, бөек Тукай исеме белән аталган урамда урнашкан Түбән Кама педагогия көллияте –  махсус урта һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты. Аңа 1981 елда нигез салынган.

Яңа төзелеп килгән яшь шәһәргә мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен белгечләр әзерләү ихтыяҗы туа. 1981 елның маенда РСФСР Мәгариф министрлыгы Түбән Камада балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары әзерләүче педагогия училищесы ачу турындагы карар кабул итә. Әлеге эшне башлап йөрүчеләр ТАССРның мәгариф министры Р.А. Низамов һәм Түбән Кама шәһәре мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.Ш. Әхмәтшиннар була, уку йортының беренче җитәкчесе итеп апалары үрнәгендә укытучы һөнәрен сайлаган, энергиясе ташып, эшләү теләге янып торган Тупикова Евгения Ильинична билгеләнә. Җитәкче алны-ялны белми, коллектив туплау, укыту-тәрбия эшен оештыру, хуҗалык һәм идарә эшләрен алып бару  белән шөгыльләнә. Янып-ялкынланып эшлиләр, училище коллективы Мәгариф министрлыгының һәм Республика профсоюзлар комитетының, КПСС ҮК, СССР Министрлар советының һәм башка бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

1994 нче елдан педагогия училищесы коллективын РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, мәгариф һәм идарә өлкәсендә бай тәҗрибәле, шагыйрь җанлы педагог – Рәфкать Нурулла улы Муллин җитәкли. Педучилище шәһәр һәм район­ның, төбәкнең ихтыяҗын өйрәнеп, төп белгечлекләр белән бергә, башлангыч классларда укытучы, мәктәпкәчә учреждение­ләрнең рус телендәге аудиторияләре өчен татар теле укытучылары, музыка, ритмика һәм хореография түгәрәкләре җитәкчеләре, бала­ларның ялын үткәрү буенча педагог-оештыручы, гамәли сәнгать түгәрәге җитәкчесе, коррекция педагогикасына кагылышлы өстәмә бел­гечлекләр дә бирә. Болар барысы да булачак укытучыларның әзер­лекләрен күтәрергә ярдәм итә. Рәфкать Муллин училищеда татар төркемнәренең санын арттыру, татар филологиясе бүлеген оештыру буенча күп гамәлләр башкарды.    Училищеда халык педагогикасы, төрле милләт халыкларының үз тамырларын табу — телләрен һәм мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын торгызу һәм үсте­рү, кыскасы, милләтләрне саклап калу юнәлешендә зур эш баш­карылды.

2009 елда көллият статусын алган уку йорты бүгенге көндә махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан.  Көллиятнең 40 еллык эшчәнлеге белемнең сыйфатын арттыру, дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Һөнәри яктан үз-үзеңне камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, булачак педагогларны милли рухта тәрбияләү, студентларда сайлаган һөнәргә тотрыклы кызыксыну, аңлы мотивация булдыру – көллиятнең белем бирү сәясәтендә төп  мәсьәләләр. Өзлексез педагогик белем бирү кысаларында укыту программаларының һәм планнарының югары уку йортлары белән бердәм булуы педагогия көллиятенең төп стратегик бурычы. Шуны исәптә тотып, Түбән Кама педагогика көллияте Казан федераль университетының Алабуга институты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән ныклы хезмәттәшлек алып бара.

Көллиятнең 2009-2019 еллардагы җитәкчесе – педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Яхъя кызы Манихова  – укытучылар гаиләсеннән. Һәр укытучы үзенчә талантлы. Берсе ул талантны әти-әнисеннән мирас итеп ала, берәүләре бу сыйфатларга үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешә, өченчеләренең таланты исә иҗади коллективта үсә.  Ә Фәйрүзә Яхъя кызында бу сыйфатлар бер төшенчәгә тупланган: тырыш, тынгысыз, талантлы җитәкче. Мәгариф системасының барлык нечкәлекләрен төптән төшенеп җитәкчелек иткән Фәйрүзә ханым бар көчен бүгенге тотрыксыз заманда конкурентлыкка ия булган, дәүләт белем стандартларының барлык таләпләренә дә җавап биргән белгечләр әзерләүгә бирә.

Коллективның уңышы дөрес җитәкчелек итүдән килә. Көллияттә үз эшләренең остасы булган, югары квалификацияле, һәрвакыт эзләнүчән, яңа ачышлар ясарга омтылучан, педагогик камиллеккә омтылган, иртәгәсе көн белән яшәп, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармаклары кебек белеп, аларны үз балаларыдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләүче укытучылар эшли. Студентлар белән бергәләп яңадан-яңа үрләр яулыйлар, төрледән-төрле чаралар оештырып, студентларга сәләтләрен ачарга ярдәм итәләр.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Түбән Кама педагогика көллияте дә заман сулышы белән яши: камиллеккә, яңалыкка омтыла. Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны камилләштерү максатыннан теләсә кайсы модельне (технология, авторлык программалары)  сайлап алу  мөмкинлеге тудырылды. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлелелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея  һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә. Укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик  технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала. Әлеге урында Риза Фәхреддиннең сүзләре бик тә урынлы булыр иде: «Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр». Чынлап та, XXI гасыр укытучысы, булган белемнәре белән генә чикләнеп калмыйча, яңадан-яңа үрләргә омтылырга, киләчәкне күздә тотып эш итәргә тиеш. Җәмгыять бездән шуны таләп итә.

Шуларны исәптә тотып бүгенге көндә Түбән Кама педагогика көллиятендә дүрт инновацион педагогик мәйданчык эшли:

  • Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе;
  • Ш.А. Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе –«Тормыш мәктәбе» концепциясе; 
  • Сингапур мәгариф системасы технологияләре;
  • Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартларының нигезе булган – укыту-тәрбия эшендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш. Әлеге мәйданчыклар эшчәнлеге булачак педагогларга мәгариф системасының асылын төшенергә, көллиятне тәмамлаганда педагогик эшчәнлекне дөрес оештыра алучы, конкурентлыкка ия булган белгеч булырга өйрәтә.

2018 елда «Түбән Кама педагогика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе «Россиянең иң яхшы инновацион көллияте» номинациясендә Россия Федерациясенең иң яхшы 100 урта һөнәри белем бирү учреждениесенең II Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды, 2019 елда – «100 иң яхшы белем бирү оешмасы»реестрына кертелде.

2015 елдан башлап «Түбән Кама педагогика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе педагогика фәннәре докторы, профессор Л. Г. Петерсон җитәкчелегендәге системалы-эшчәнлек педагогика институты белән хезмәттәшлек итә. Хезмәттәшлекнең максаты – белем бирүнең эшчәнлек ысулын гамәлгә ашыруга булачак педагогларны әзерләү технологияләрен апробацияләү һәм методикаларын эшләү.

2018 елдан көллият «Л. Г. Петерсонның эшчәнлек ысулы нигезендә гомуми белем бирүнең заманча механизмнарын һәм технологияләрен үстерү» темасы буенча яңа халыкара тикшеренү проектында катнаша.  

Бүгенге көндә көллият белән директор вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәзинә Миннәхмәт кызы Астадурян җитәкчелек итә. Рәзинә Миннәхмәт кызы – көллиятнең уңышларын да, хәл ителәсе проблемаларын да төптән аңлап, перспектив фикер йөртеп эшләүче җитәкче. 

Кыскасы, 40 еллык тарихы булган педагогика көллияте бай тәҗрибә туплап, яңадан-яңа үрләргә омтылып яши. Мәктәпләребезне һәм балалар бакчаларыбызны югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин итүне максат итеп куеп, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булдырып,    без мәгариф системасы алдына куелган  бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.