Вечер встречи выпускников/ Күңелле очрашу

Вечер встречи выпускников- хорошая добрая традиция в жизни нашего колледжа. Каждую последнюю пятницу марта бывшие студенты собираются вместе, чтобы пообщаться, увидеть своих преподавателей и вновь вернуться в волшебный студенческий мир. Некоторые из выпускников встречаются вновь через 5, 10, 15, 20, 25 лет. В праздничной и дружеской атмосфере вспомнили яркие и смешные моменты, участвовали в весёлых конкурсах, любовались прекрасным концертом. Цветы, улыбки, смех, юмор, тёплые объятия- все главные составляющие  вечера встречи выпускников были на празднике.

Двери нижнекамского педагогического колледжа всегда открыты для вас, наши выпускники.

Түбән Кама педагогия көллиятен тәмамлаган студентлар белән очрашу – уку йортыбызда күңелле традиция. Шәкертләр, март аеның соңгы җомгасы саен, укыткан укытучыларын, үзләре белән белем алган иптәшләрен күрү һәм сөйләшү, могҗизалы студент тормышына тагын бер кат чуму өчен җыела анда. Биш, ун, унбиш, егерме, кырык ел элек тәмамлаган студентларны да күрергә мөмкин бу очрашуда. Алар бәйрәм атмосферасында хәтерләрендә сакланган  көлкеле мизгелләр белән уртаклаштылар, күңелле бәйгеләрдә катнаштылар, матур  концерт программасы белән ләззәтләнделәр. Очрашуны  гөлләмәләр, шатлыклы елмаюлар, эчкерсез юмор, киң колач, җылы карашлар бизәде.

    Хөрмәтле студентларыбыз, сезгә Түбән Кама педагогия көллиятенең ишекләре һәрвакыт ачык.